Татарстан игенчеләренә файдалы яңалык. Республикада уникаль мобиль лаборатория эшли башлый. Белгечләр уңышның сыйфатын, куркынычсызлыгын тикшереп, бер-ике сәгать эчендә сертификатны урында ук бирә ала. Казандагы он тарттыру предприятиеләренең берсендә җиһазларны сынау режимында тикшерделәр.
Татарстан-могҗизалы машина алган Идел буендагы беренче төбәк.Бу техника бөртекле, кузаклы, май культураларының сыйфатын төгәл һәм тиз билгеләү өчен үлчәү җайланмалары белән җиһазландырылган.
Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге филиалы белгечләре барлык чараларны тиешле нормативлар буенча үткәрде. Башта зур йөк машиналарыннан орлыкларны сайлап, лабораториягә тапшырдылар. Бөртекне төрле параметрлар буенча тикшерәләр.
Ашлыкның төп параметрлары – тулы сакланышын, пычраклык, корткычлар белән зарарлану дәрәҗәләрен, дымлылыгын, протеин, клейковинаны ачыклап була. Экспресс-анализаторлар шунда ук – уңыш җыю яки саклау урынында бәя бирә ала. Теләүчеләр ашлыкны лабораториягә үзләре китереп тикшертә, берничә көннән нәтиҗәләр алына.
Июль-август айларына, бөртеклеләр уңышын җыю иң кызган вакытта, хуҗалыклар, үстерелгәнне шунда ук ашлык саклау урынына бәяләү өчен, мобиль лабораториягә мөрәҗәгать итә.
Дмитрий Второв, Александр Решеткин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.