Республикада туфракны көзге эшкәртү буенча семинарлар тәмамланды. Шундый очрашуларның берсе Азнакай районында узды.
Мөслим авыл җирлегендә начар һава шартларында уңышка ирешүгә, орлыкларның сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Хезмәт алдынгыларына дипломнар, сертификатлар, Азнакай турындагы яңа китапны тапшырдылар. Семинарның практик өлешендә туфрак эшкәртүнең алдынгы технолдогиясен күрсәттеләр.