Республикада торган саен озын гомерлеләр-яше йөздән артучыларның саны ишәя. Бүгенгә Татарстанда гасыр чиген узган 157 кеше яши.Республикада иң өлкән ир-атка 102 яшь, ул Питрәч авылында гомер итә. Быел иң өлкән хатын-кызга 107 яшь тулган, ул Зәйдә яши. Шулай ук Саба раойнының Шәмәрдән авылында 102 яшен тутырган Тайфә Лотфуллинага да сокланмый мөмкин түгел.
5 вакыт намазын калдырмый, газета-журналлар укырга ярата, телевизордан дөнья хәлләрен белеп тора.
Яшьләргә тиң җитезлек,зиһен, заман белән бергә атлавы- таң калдырырлык.Тайфә апа1920 нче елның 20 нче ноябрендә Арча районы Ашабаш авылында туа. Бик яшьли колхозда бригадир булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, сугыштан исән-сау кайткан иптәше белән очрашып, гаилә коралар,8 бала үстерәләр.Аның хәзергә 14 оныгы, 20 оныкчыгы бар.Туган көнендә Тайфә әбине тәбрикләргәбалалары, туганнары, район җитәкчелеге килгән иде.