Республикада махсус хәрби операөиядә катнашучыларга гуманитар ярдәм туплап җибәрү эше дәвам итә. Әлеге эштә Әгерҗе районы халкы да күңел җылысын салып, алгы сызыкта булган хәрбиләргә ярдәм итә. Кичкетаң авыл җирлеге башкарама комитеты җитәкчесе булып эшләгән Рамилә Хикмәтуллина, битараф булмаган кешеләрне җыеп, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, өй ризыклары әзерлиләр. Гуманиатр ярдәм җыюның тукталганы да юк, иң мөһиме егетләр исән сау әйләнеп кайтсыннар ди алар.