Һәр гектардан уртача 40 центнерга якын ашлык җыела.
Уракта Буа районы игенчеләре алдынгы урында. Һәр биш көн саен иң яхшы комбайнчыларны бүләклиләр. Соңгы биш көн йомгаклары буенча. «Заря» агрофирмасы игенчеләре район башлыгының премиясенә һәм рәхмәт хатына ия булды. Урак башыннан бирле иң яхшы биш комбайнчы 13 мең ярым центнер ашлык суктырган.