Республикада игеннәр барлык мәйданның 56 процентында суктырып алынган. Һәр гектардан уртача 16, 4 центнер ашлык җыела. Уракта Тәтеш, Чистай, Зәй, Сарман, Тукай районнары алда бара. Алексеевский районында 60 процент мәйданда бөртек җыелган, уңыш республика күрсәткеченнән югарырак – һәр гектардан 18 центнер чыга.
Алексеевский районында игеннәр 55 мең гектар мәйдан били. Уракта 120 комбайнчы эшли.
«Алексеевский» хуҗалыгында язгы чәчү үзвакытында югары сыйфат белән башкарылды. Барлык агро чаралар — сөрү, үсемлекләрне тукландыру, минераль ашламалар кертү агротехник таләпләргә туры китереп эшләнде. Әмма май -июнь айларының артык коры булуы, яңгырлар яумау игеннәргә зыян салды.
Заманча агротехнологияләр кулланылмаса, ашлык бөтенләй булмас иде, диләр хуҗалыкта.
Газинур Мусин көн саен иген басуларын карап чыга. Атна саен район башлыгы исеменнән иң яхшы комбайнчылар акчалата сертификатлар ала. Бу юлы премиягә яшь комбайнчы Инсаф Хәлилов лаек булды. Ул комбайнда әле беренче елын гына эшли.
Инсаф аз сүзле булса да, тырыш уңган егет.
Һәрбер яңалык онытылган иске нәрсә ул. Районда агитбригалар эшен яңартканнар. Кырда ял вакытында игенчеләргә концертлар куялар.
Алексеевскида зур терлекчелек комплексы өчен азык та әзерлиләр, шулай ук кырларны көзге чәчүгә әзерлиләр. Менә бу кырдан арпа җыеп алганнар, хәзер рапс чәчәләр, ул туфракны туклыклы элементлар белән баета.
Бөртекне сортка аеру һәм киптерү комплексы тәүлек буена эшли. 6 складның һәрберсе 10 мең тонна ашлык сыйдыра ала. Бөртекне эшкәртеп, терлекчелек комплексларына ташыйлар. Әлегә урып-җыюны нәтиҗәле үткәрү өчен барлык шартлар да бар.
Дмитрий Второв, Илдар Галәветдинов, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Алексеевский районы.