Республика игенчеләре зур хезмәт җиңүенә иреште — кырлардан 5 миллион тонна ашлык җыеп алдылар. Һәр гектардан уртача 36,8 центнер уңыш чыга. Хәзер төп игътибар көнбагыш, рапс кебек техник культуралар уңышын җыюга юнәлдерелде.
Кайбер районнар урып-җыю эшләрен тулысынча төгәлләде. Болар Әтнә, Нурлат, Балтач, Кукмара һәм Югары Ослан муниципаль районнары. Тәтеш районында – 215 мең тоннага якын, Буа районында -199 мең тонна чамасы, Арча районында 197 мең тонна ашлык амбарларга салынган.