Бүген кыш башланды гына әле, ә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эш бер генә көнгә дә тукталып тормый. Киләсе елгы чәчүгә әзерләнәләр, ашламалар сатып алалар, барлык төр техниканы, чәчкечләрне ремонтлыйлар. Алекссевский районы хезмәтчәннәренең кышкы мәшәкатьләре турында киләсе репортажда.
Фермер Рамил Сәлахетдинов мең ярым гектар җирдә 6 ел инде бодай һәм көнбагыш игә. Быел бөртеклеләр бер гектардан 23 әр центнер уңыш биргән. Елына күрә яхшы уңыш. Киләсе елгы чәчүгә орлык салынган. 6 миллион ярым сумга 300 тонна ашлама сатып алынган.
Бу көннәрдә техниканы киләсе авыл хуҗалыгы сезонына интенсив ремонтлыйлар. Чәчкечләр, культиваторлар, тракторлар, зур йөк машиналары язга әзер булырга тиеш. Транспорт паркын да тулыландырырга өлгергәннәр — яңа комбайннар, күәтле тракторлар кайтарылган. Ремонтта шул ук механизаторлар, машина йөртүчеләр эшли. Сыйфатка зур игътибар итәләр.
Биш ел элек бер фермер хуҗалыгы базасында цифрлаштыруны уңышлы гамәлгә ашырганнар. Бу төгәл исәп-хисап ясарга, эшне уңайлы контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Алексеевск районында 50гә якын фермер хуҗалыгы бар, зур агрофирмалар да бар. Һәркайда эш кайный.
“Арбаны кыштан әзерлә”, — диләр. Алексеевский игенчеләре март ахырына техниканы көйләп бетерергә җыена.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Алексеевский районы.