2021 елда Россиядә йорт хайваннарына тамга сугуны мәҗбүр итүче закон үз көченә керергә мөмкин-төзәтмәләр илнең авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Бу үзгәрешләр маллар арасында чир таралу проблемасын хәл итүгә, аларның исәбен алып барырга мөмкинлек бирә. Республиканың кайбер хуҗалыкларында хайваннарга тамга салуны башлап җибәрделәр.
Әле бер-ике сәгать элек кенә туган бозауны инде исәпкә алалар. Бозауның ике колагын да тишеп, берсенә чип, икенчесенә махсус кодлы тамга куялар. Иске Чүриле авылындагы «Яңарыш» агрофирмасында терлекләрне исәпкә алуның яңа стандарты әнә шундый. Республикада беренчеләрдән булып хайваннарны исәпкә алуның «РегАгро» системасын гамәлгә кертә башлаганнар.
Рамилә Вәлиуллина «Яңарыш» агрофирмасының баш зоотехнигы
Бозауларга тамга салуның бернинди авырлыгы юк. Электән бирле тугач та, тамга салынды. Алар гади формада, әйтик үгезләргә зәңгәр, таналарга сары, ә нәселле бозауларга яшел төстәге чиплар куела иде.Ә зәзер барысы да бер- сары төстә.
Аның каравы хәзер хайваннар турындагы мәгьлүматне смартфоннан база аша белеп була. Бары тик программаны күчереп алырга һәм камералар ярдәмендә куар кодны билгеләргә генә кирәк.
Бозауга бирелгән номер аша кайчан тууын, нәсел билгеләрен, кайчан привикалар ясалуын белергә мөмкин. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре фикеренчә, бу мәгьлүматлар йорт хайваннарына мәҗбүри тамга салу турындагы яңа закон таләпләренә туры килә.
Нияз Хәлиуллин Республика мәгълүмат-хисаплау үзәге җитәкчесе
Бу ни өчен кирәк? Беренчедән, безгә ит продукциясенең кайдан килүен белү өчен. Малларда авыру табылган очракта, аның чыганагын ачыклап була. Ә хайваннарга уникаль идентификацион номер бирелмәсә, боларны эшләп булмас иде.
Төбәктә күпме мөгезле эре терлек барлыгын ачыклау өчен дә бу кирәкле чара. Ә Татарстан сөт җитештерүдә илнең алдынгы төбәге. Шуңа күрә дә Татарстан беренчеләрдән булып «РегАгро» системасын гамәлгә кертә башлады, Дөрес, әлегә эш ирекле куелган.
Тагын хайваннарның тире астына тамга салу да каралган. Ул татуировка кебек беркайчан бетми. Чит илләрдә мондый тәҗрибә күптән кулланыла. 2021 елдан башлап, бу процедуралар Россия төбәкләре өчен дә мәҗбүри булырга мөмкин. Йорт мәчеләре, этләр, эре мөгезле терлекләр, кош-корт, дуңгызлар, атлар, дөяләр, йомшак мехлы җәнлекләр, умарта корты күчләре, ясалма сулыкларда үстерелә торган балыклар да теркәлергә тиеш була. Аларга тамга салу белән дәүләт ветеринария хезмәтләре яки аттестацияләнгән белгечләр шөгыльләнәчәк. Теркәлүдән баш тарткан өчен 500 сумнан алып мең сумга кадәр штраф каралган. Башта штраф салынмаячак. Бу очракта экспертлар кешеләр хайваннардан күпләп баш тартырга мөмкин дип саный.
Булат Шакиев, Рәфкать Зыятдинов, Татарстан яңалыклары, Арча районы.