Авыл хуҗалыгы темасына күчәбез. Бүгенге көндә . Бу эшкә беренчеләрдән булып Зәй районы кереште.Һава торышының яхшы торуы эшне туктатмыйча алып барырга мөмкинлек бирә. Бүгенгә татлы тамыр ничә гектарда чәчелгән? Зәй кырларыннан хәбәрчебез Әдилә Борһанова репортажы.
“Зәй шикәре” агрофирмасында шикәр чөгендерен алу эше бара. Биредә татлы тамырны 2 600 гектар мәйданда үстергәннәр. Һава торышының үзенчәлекле булуына карамастан, барлык агротехник чаралар хисабына, гектарыннан 280-300 центнер уңыш чыга.
Ропа комбайннары артыннан күз иярми, көннәрнең чагыштырмача коры торуы эшне туктамыйча алып барырга мөмкинлек бирә. Куәтле техниканы тәҗрибәле механизаторлар иярли. Шәйхенур Миңнекәев моңа кадәр икмәк суктыруда катнашты. Хәзер чөгендер алу комбайнына утырган.
Быел шикәр чөгендеренең уңышы яхшы, татлы тамыр өлгереп җиткән. Санаулы минутлар эчендә басу уртасында чөгендер тавы барлыкка килә. Район басу-кырларында шикәр чөгендере барлыгы 8800 гектар мәйданда чәчелгән. 23 августта өч агрофирмада да татлы тамыр казый башладылар. 25 ендә исә уңыш Зәй шикәре заводына озатылачак.
Адилә Борһанова, Александр Тимофеев, Максим Майоров.