Респбулика кырларында көнбагыш өлгерде. Районнарда әлеге култураны урып-җыю нәк кызуында бара. Әйтик. Буа раойнында көнбагыш быел 5 мең гектарда чәчелгән. Аларның иң күп өлеше фермерлар исәбенә туры килә. Әлеге майлы культура быел нинди уңыш белән сөендерә? Бу турыда алдагы язмада.
“Бола” авыл хуҗалыгы предприятиесендә көнбагыш кырлары 170 гектар мәйданны били. Әлеге җылы һәм коры көннәрдә аны урып-җыю тулы темп белән бара. Бу эшкә җәлеп ителгән тәҗрибәле комбайнчы Алексей Захаров уңыш чыгышы турында сөйли.
Көнбагыш – көньякта үсүче культура. Җылы ярата. Быел көнбагыш уңышы гектардан 20-25 центнер тәшкил чыга. Дымлылыгы 6-7 процент. «Бола» хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Латыйпов әйтүенчә орлыкларны Чистай май заводына озаталар.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә көнбагышны кабул итү бәясе килограммы 30 сум. Районнан аны Казан май заводына озатучылар да бар. Шулай ук складларда да саклыйдар.
Алия Галиуллина, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Айрат Дәүләтбаев, Татарстан яңалыклары, Буа районы.