Уҗымнарның бүгенге торышы нинди? район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә басуларны күздән кичерде.
Көздән чәчелгән басулар, язгы культуралар, кукуруз мәйданнары. Алдан билгеләнгән юл буенча хуҗалыкларның басуларында булып, үсемлекләрнең һәм игеннәрнең торышын крап чыкты авыл хуҗалыгы белгечләре.
Быел чәчүне хуҗалыклар барлык таләпләрне фән кушканча башкарганнар. Бу басуларда йөргәндә аеруча күзгә ташланды. Һава шартлары уңайланса, мул уңыш өмет итәргә була. Актангыш районы хуҗалыклары Кукуруз мәйданнарын шактый гына арттыруга ирешкән. Май ае салкыннары нәтиҗәсендә 2800 гектардагысы кабат чәчелгән. Бүген аларның торышы яхшы. Уңыш та яхшы булыр дип исәпли белгечләр.
Алия Галиуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.