Республикабызда авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл территорияләрен тәртипкә китерү һәм юлларны төзекләндерү программасы буенча район-авылларда юллар төзелә.Әлеге эш Буа районының Волнистан авылнда да алып барыла. Бүгенге көндә эшләр ни дәрәҗәдә инде башкарылган? Бу турыда Буадагы хәбәрчебез Азат Сөнгатов белеште.
КамАЗ автомобиле авыл кырына беренче тонна комны аударды. Бу Вольнистан авылы халкы өчен күптән көтелгән картина иде. Юл салу процессы белән җитештерү эшләре остасы Фәнил Исмәгыйлев идарә итә. Күп еллык тәҗрибәсенә таянып, ул юлны сыйфатлы салу өчен хәлдән килгәннең барысын да башкарырга тырыша.
Бер камаз, экскаватор-төягеч, каток, грейдер 700 метрга якын озынлыкта юл өслеген төзүдә шулкадәр техника катнаша. Дөресен әйткәндә, Вольнистан. Авылында бу кадәр зурдан кубып юл салу күптән булганы юк иде.
Авыл халкы үзе дә кече Ватанын яшәү өчен уңайлы итүгә үзеннән өлеш кертә. Үзара салым средстволарын.да шул максатта файдаланалар. Ә авылның мөһим социаль объектларын тоташтыручы әлеге юлны салу киләсе атна уртасына төгәлләнергә дә тиеш.
Азат Сөнгатов, Илнур Кадыйров.