Рәссам Шамил Нигъмәтуллин иҗатын халыкка таныту чаралары туган ягы — Буа районында һәрдаим үткәрелеп килә. Ә шушы көннәрдә якташлык җәмгыяте ярдәме белән рәссамның туган авылында музей-бүлмә ачылды. Черки-Килдураз авылыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Музей –бүлмәдә чөгендерчеләргә багышланган тагын бер рәсем бар. Гомумән, Шамил Нигъмәтуллин, әдәби тәхәллүсе белән атасак Шамил Нигмәтнең туган як тормышын чагылдырган картиналары шактый һәм алардан аерым бер җылылык сирпелә.
Шамил Нигъмәт ясаган портретлар, шул исәптән сыйныфташы Җәүдәт Гыймранов та мәңге яшь булып тарихта кала.
Әлеге музей-бүлмә ачуны башлап йөргән Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре дә, рәссам иҗатының халыкчанлыгын билгеләп үтте.
Музей — авыл мәдәният йортының икенче катындагы бер бүлмәдән гыйбарт. Бүлмә генә булса да карап, танышып йөрер өчен иркен.
Биредә рәссамның шәхси әйберләреннән тыш, биш дистәгә якын картинасы урын алган. Кызыксынучылар, бигрәк тә мәктәп укучылар өчен якташ рәссамның иҗат музее ачылу мәдәни тәрбия ысулы.
Рухи азык булырлык рәсемнәр ясап калдырган Шамил Нигмәт иҗаты хәтер исән чакта онытылмас. Рәссамның иҗат эшчәлеген гаммәви чаралар аша Татарстан тамашачыга җиткергән Тәүфыйк Сәгыйтов та шул хакта искәртте.
Музей ачылышында шулай ук Россия рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлекчәсен җитәкләүче Анатолий Крылов та чыгыш ясады. Аның фикеренчә, Шамил Нигмәтнең таланты авыл табигате тәэсирендә бөреләнгән. Шуңа да рәсем ясау сәяхәтләре белән җәй көне Черки Килдуразга кайтырга исәпләре бар. Әлеге фикергә Татарстан рәссамнәр берлеге рәисенең беренче урынбасары Мөдәррис Минһаҗев та кушылды.
Шамил Нигьмәт Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленә театр декорацияләре эскизларын да иҗат итә.
Шамил Нигьмәт 2004 елда әле фани тормышның нәкъ уртасына җиткәч арабыздан китеп барган рәссам. Бик юксынабыз дип искә ала туганнары.
Рәссамның исемен мәңгеләштерү юнәлешендә якыннары хатыны Рафидә Нигъмәтуллина һәм балаларының да өлеше зур.
Әлеге музей-бүлмәне ачарга ярдәм иткән өчен , җирле хакимияткә, Буа якташлык җәмгыятенә рәхмтебез чиксез ди Нигъмәтуллиннар гаиләсе.
Шамил Нигъмәт, кыска гына гомер эчендә Татарстан рәсем сәнгатенә бай мәдәни мирас калдырган талантлы шәхес. Атаклы Суриков исемендәге институт тәмамлаган, Харис Якупов остаханәсендә тәҗрибә тулаган рәссам. Габдулла Тукай үз заманында татарның профессиональ рәссамнары барлыкка киләчәгенә өметләнеп: «Өмет юк түгел әле… Үз арабыздан да маһир рәссамнар чыгар», – дигән. Тукай ялгышмаган. Шундый маһир рәссамнәрнең берсе, һичшиксез – Шамил Нигмәт.
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.