Республикабыз районнарында мобилизацияләнүче ир-егетләр Ватан сагында торганда, аларның гаиләләренә һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Буа районында да бу нисбәттән раойн башлыгы махсус операциягә киткән күпбалалы Әхсәновлар гаиләсе белән очрашты. Бу турыда туларак киләсе язмада.
Ольга Әхсанова инде икенче ай берүзе дүрт бала тәрбияли, гаилә башлыгына повестка сентябрь башында килә. Балалар да барысын аңлый, аларга да авыр ди күпбалалы әни. Бигрәк тә уртак кызлары Мәрьям әтисенең китүен авыр кичерә.
Булат Әхсәнов тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә, өлешчә мобилизация кысаларында снайпер буларак чакырыла. Ничек кенә авыр булмасын, гаилә үз героена ышана һәм аның белән горурлана.
Район башлыгы Ранис Камәртдинов күпбалалы гаилә белән аралашып, яшәү шартларын карады. Әхсәновларга волонтерлар ярдәме кирәк булуы да ачыкланды.
Өлешчә мобилизация кысаларында районнан 136 кеше чакырылды. Якын арада һәркемнең гаиләсенә район хакимияте вәкилләре киләчәк. Барысы да социаль паспорт төзү һәм конкрет ярдәм чаралары күрсәтү өчен эшләнә.
Ләлә Зәйнуллина, Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.