Корылык шартларында бөртеклеләрне үстерүнең яңа технологияләре. Казан аграр университетының Агробиотехно паркында кыр көне узды. Лаеш районының Нармонка бистәсенә агрономнар, игенчеләр, авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре җыелды. Казан аграр университеты галимнәренә пилотсыз трактор җыю өчен берничә ел вакыт кирәк булган. Механизатор планшет компьютер ярдәмендә идарә итә. Өстәмә җиһазларның берсе - видеокамера, электрон блок, ераклыкны ачыклау өчен лидар системасы. Пилотсыз трактор булдыру-авыл хуҗалыгын цифрлаштыру буенча зур программаның бер өлеше. Киләсе елның апрелендә мондый тракторлар басуларга чыгарчак, дип исәплиләр. Галимнәрнең киләсе бурычы -тракторны мөстәкыйль чәчәргә, культивация үткәрергә өйрәтү. Тагын бер яңалык-туфрак сканеры. Ул тракторга тагыла, туфракның дымлылыгын исәпләп чыгара, составын ачыклый. Агрономнар, биотехниклар, башка белгечләр өчен соңгы тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен практикада күрү бик мөһим. Галимнәр аларны практикада күрсәтте. Шунда ук корылык шартларында игенчелек буенча киңәшләр дә бирделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров якын көннәрдә авыл хуҗалыгы белгечләрен Агробиотехно паркның тәҗрибә кырларына чакырды. Заманча технологияләр белән корылыкта да бөртеклеләрдән яхшы уңыш алырга мөмкин. Әлеге технологияләр белән студентлар да шөгыльләнә. Министр авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләрен кадрлар сайлау һәм әзерләү белән актив шөгыльләнергә чакырды. Өстәвенә, чыгымнарның зур өлешенә дәүләт субсидия бирә. Киләсе елда тәҗрибә кырларында складлар, лабораторияләр, инфраструктура барлыкка килә. Максат -Һәр студентның, тәҗрибә туплап, үз хуҗалыгына квалификацияле белгеч булып кайтуына ирешү. Дмитрий Второв, Дамир Мөхәммәтханов, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Лаеш районы.