Умарталык паспортын ничек рәсмиләштерергә? Буа районында шушы мәсьәләгә багышланган очрашу булды. Биредә тәҗрибәле умартачылар, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре һәм ветеринария хезмәткәрләре җыелган иде. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Буа районында 3 меңнән артык умарта исәпләнә. Умартачылар ел саен 110 тоннага якын бал суырталар. Фикер алышуда продукция сату мәсьәләләре дә күтәрелде. Шунысы да мөһим, районда умартачылар өчен Ватсап мессенджерында аерым төркем булдырылган, анда район хезмәтләре һәм умартачылары тыгыз элемтәдә тора. Очрашуның чираттагысы язга планлаштырылган.