«Нурлат-сөте» хуҗалыгында бөртеклеләрнең уңышы бер гектардан кимендә 50 центнер чыга.
Татарстан игенчеләре беренче миллион тонна яңа ашлык уңышын җыю алдында. «Нурлат-сөте» хуҗалыгында биш мең ярым гектар мәйданда чәчелгән бөртеклеләрнең уңышы мулдан. Бер гектардан кимендә 50 центнер чыга. Хуҗалыкта 8 экипаж эшли. Уңышны бәяләү өчен турыдан-туры кырларга ашлык сыйфатын билгеләүче мобиль җайланманы китерәләр. Ул барлык төп параметрларны билгели, ягни — дымлылыкны, клейковина һәм аксым дәрәҗәсен. Кырлардан яңа уңышның ашлыгын киптерүгә һәм эшкәртүгә җибәрәләр.