Нурлат районының Үрнәк авылында нибары 62 йорт хуҗалыгы бар. Күптән түгел авыл халкы шатландырып биредә яңа кибет ачылды. Бу «Татпотребсоюз» оешмасының өченче сәүдә ноктасы.Авыл халкы бу вакыйганы 15 ел чамасы көтте. Тантаналы ачылыштан безнең репортаж.
Үрнәк авылының хөрмәтле аксакалы Миңкәрим ага Хуҗиәхмәтов, беренче чиратта иске кибетләрен күрсәтергә ашыкты. Үткән гасырның 80 нче елларында төзелгән бина ишекләре, соңгы 15 елда бер тапкыр да ачылмаган. Шунлыктан авылга барлык азык-төлекне, атнасына ике тапкыр район кулланучылар җәмгыяте автолавкасы алы килеп йөргән. Яңа кибет ачылу уңаеннан Миңкәрим абый шатлыгын яшерми.
“Авыл кибете”-Республика программасы буенча төзелде. Эш графигын һәм товарларның ассортиментын халык белән килештереп билгелиячәкләр. Шунсын да әйтергә кирәк, кибет булдыру теләге турында авыл халкы берничә тапкыр район җитәкчелегенә дә хәбәр итте. Алмаз Әхмәтшин әлеге вәгъдәне үтәдем, дип белдерде.
Символик ачкыч тапшырылганнан соң, Үрнәк халкы, ниһаять, яңа кибеткә керде. Ул зур булмаса да, анда көндәлек тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Икмәк, шикәр, татлы ризыклар, көнкүреш әйберләре. Быел Татарстанда Республика программасы буенча шундый 12 кибет төзелгән.
Чулпан Әмири, Гөлназ Хәсәншина, Ильшат Мәхмутов, Татарстан Яңалыклары, Нурлат раойны.