Нурлат районының Елаур авылында Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә стелла ачылды. Якташлары исемнәрен мәңгеләштерү өчен авылдашлары үзара салым акчасын җыйган. Авылдан чыккан кешеләр дә ярдәм иткән. Мемориал тактада Бөек Җиңү көнен якынайткан 300дән артык кешенең исем-фамилияләре бар. Ватан батырлары турында Елаур мәктәбендә дә искә алдылар.
Елаур авылы халкы әлеге мөһим вакыйганы бик көтте. Әлеге стелла ачылганчы, әтиләре һәм бабайлары батырлыгы турында авыл гыйбадәтханәсе территориясендәге кечкенә генә һәйкәл белгертеп торган иде . Хәзер исә, һәркем стеллада үз туган кешесенең исемен таба ала.