Республиканың берничә районында уракка төштеләр. Нурлат районында да урып-җыю эшләре башланды.
Быел комбайнчыларга бөртеклеләрне 40 мең гектарда җыеп алу бурычы тора. Һава шартлары игеннәр өчен яхшы торды, уңыш та мул. Ашлыкны түкми-чәчми җыеп алу өчен комбайннар да, башка төр техника да, ындыр табаклары да алдан ныклап әзерләнгән. Беренчеләрдән булып арпа кырына “Сөләйманов” крестьян-фермер хуҗалыгы комбайнчылары чыкты.