Теләче районының Баландыш авылы көннән-көн яңара, матурлана. Яшәү өчен барлык уңайлыклар тудырылган әлеге хуҗалыкка Баландыш авылыннан тыш Урта Мишә дә керә. Яши дә, эшли дә, эшләгән кешегә хөрмәт тә күрсәтә беләләр биредә. Баландыштан махсус репортаж.
Баландыш мәдәният йортында нинди генә чара үткәрелсә дә оештыручалар кунакны көткән кебек, ә анда җыенучылар кунакка барган кебек әзерләнә. Бу юлы да хатын-кызлар бәйрәмен сәбәп итеп гомер буе колхозда эшләгән, күп балалы һәм сәләмәтлеге чикле балаларны тәрбияләүче әниләрне бер табын янына җыеп хөрмәт кичәсе оештырылды.
Кеше күңеле булсын өчен, кайчак бер җылы караш та, ягымлы сүз дә җитә. Сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче әниләр өчен бигрәк тә.
Әйе тормышны һәркем үзенчә тарта. Бирегә җыелган әбиләр арасында хезмәт көнен таякка эшләүчеләр дә бар.
Авыл җирлеге башлыгы табын янына җыелган әниләр янында күбәләк кебек очып кына йөри. Башкача мөмкин дә түгел, өлкәннәре заманында безгә шушындый җитеш тормыш булсын дип тир түккән булса, яшьрәкләре белән әле бергә авылыбыз киләчәге өчен эшлисе дә эшлисе ди Рөстәм Мөхәммәтшин.
Авылда яшәү мөмкинлекләре булмаса кешенең бәйрәм итергә күңел үсми ул. Өстәл туытырып килгәч димәк , авылда тормыш әйбәт. Сәхнә түрендә дә бөтерчек кебек балалар әле бии, әле җырый, димәк киләчәк тә өметле.
Баландыш авыл җирлегенең даими хәйриячеләре, әнә нинди матур бүләкләр дә тапшырды әниләргә.
Нурания Сәйфетдинова җитәкләгән “Наз” фонды белән Баландыш авылы җирлеге күптәннән хезмәттәшлек итә. Әлеге бәйрәмне зурлап оештыру да алар тәкъдиме. Бу тәкъдимне район хакимияте башлыгы да күтәреп алган.
Әниләрне Наз Хәйрия фондының Казанда оештырган чараларына да җибәрергә мөмкинлек табарга вәгъдә итте район башлыгы.
Бер күрешү бер гомер дип оештырылган бәйрәм кичәсенә килә алмаган хезмәт һәм тыл ветераннары да онытылып калмады. 14 яшемнән курыкмыйча сыер савырга кергән идем пенсиягә чыкканчы шунды эшләдем ди Разия әби
Мәрьәм әби дә яшьлек чорының авыр елларга туры килүен искә алды.
Мәрьям Гыйләҗева
Олыласаң кешене, олылырлар үзеңне ди халыкыбыз мәкале. Әнә шулай хөрмәтлиләр Баландыш авылында әниләрне.
Мөршидә Җиһан, Айрат Каюмов Татарстан яңалыклары.