Республикада диспансерлаштыруга кабат игътибар артты. Пандемия сәбәпле, беренчел караулар туктатылды. Мобиль поликлиникалар ярдәмгә килде, алар республиканың барлык районнарында йөри. Бу көннәрдә “ Сәламәтлек автопоезды » Зәй районында да эшли. Халыкны Зәй районы үзәк хастаханәсе белгечләре алып бара. Кан басымын, температураны үлчиләр, анализлар тапшыралар. Күчмә бригада пациентларга бик уңайлы.
Быел мондый мобиль поликлиникалар Зәй районының 9 авылында эшли. Мобиль поликлиника биредә 2 апрельгә кадәр булачак.