Орлыклар сыйфатлы һәм запас белән әзерләнгән. Моны Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең, Буа районара бүлегендә, хуҗалыклардан китерелгән материалны чәчү алды тикшерүе раслый. Район агро-фирмаларында һәм фермер хуҗалыкларында быелгы уңыш өчен 19 мең тоннадан күбрәк чәчүлек орлыгы салынган. Лаборатория шартларында орлыкларның ничек тикшерүләре турында, безнең киләсе язма. Кырларда нинди уңыш үстереләчәге лаборантларның чәчүлек материалын ни дәрәҗәдә төгәл һәм сыйфатлы тикшерүенә бәйле. Орлыкларны бирегә урып-җыю кампаниясеннән соң ук алып килә башлаганнар. Бу вакыт эчендә лабораториядә меңнән артык үрнәк зарарлануга, дымлылыкка һәм башка күрсәткечләр буенча тикшерелгән.
Чисталыкка тикшерелгәннән соң, орлыклар башка белгеч өстәленә эләгә. Биредә аларның энергиясен һәм тишелешен ачыклыйлар. Монысы 1нче категорияле агроном Гүзәл Гыймадиева эше. Чәчү башланыр алдыннан орлыклар тишелешкә тагын бер тапкыр тикшереләчәк. Моннан тыш, белгечләр фитопатологик анализ да ясала, ягъни күгәрек авыруы белән зарарлану дәрәҗәсе ачыклана.
Хуҗалыкларда сату өчен 4624 тонна орлык салынган. Аларның барысы да тикшерелгән. Шулай ук Буа элеваторының орлык заводында 3 мең тонна чәчүлек бар. Белгечләр сүзләренә караганда, чәчү материалының 53 проценты элиталы. Документлары булмаган орлыкларны, кагыйдә буларак, фермерлар куллана. Сүз уңаеннан, районда орлыкчылык белән шөгыльләнүче биш хуҗалык бар.
Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов. Татарстан яңалыклары.