Районда язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган бәйрәм чаралары соңгы елларда әлеге иң кече авылда башлана. Быелгы ел да искәрмә булмады. Нариманда ул быел 17 нче тапкыр узды. Авыл бәйрәме әлеге җиргә әби- бабалары кендек каны тамганнар белән бергә күрше авыллар халкын да үзенә җыеп күңелле ял иттерде.
Миннегөл әби Шәрәпованың Нариманнан чыгып китүенә 20 еллап. Бөтенләйгә түгел.Җәйләрен байтак яш тәшләре кебек үк гомер иткән нигезенә кайта. Авыл көннәренең берсен дә калдырмый
Чараның төп оештыручысы- Рифкат Фәрдиев. 75 нче яше белән баручы авыл патриотының туган җирен яшәтү өчен башкарган эше бихисап. Соңгы 17 ел рәттән бөтен авылдашларын бергә җыеп
«Авыл көне”уздыра.
Кайчандыр авыл мәктәбе урнашкан түгәрәк аланда нариманлылар, аларның балалары,оныклары. Учак өстендә уха,казанда пылау пешә, янәшәдә шашлык кыза. Мәйдан гөр килә. Уенчык кисеп алу, капчык сугышы, чүлмәк вату, йомырка кабып йөгерү- шат йөзле нариманлылар, күрше авыл халкы- барысы да уеннар белән мәшгул. Сәүдә нокталары , балалар өчен батут эшли
Мәйданда җыр, бию бер дә тынмый. Авылның зур бәйрәмендә бер юлы республиканың танылган 5 артисты чыгыш ясый. Илназ Баһ Нариманда күптән үз кеше. Фәрдиев оештырган шундый бәйрәмнәрдә 8нче ел рәттән катнашуы.
Үз авылларыннан читтә яшәсәләр дә нариманлылар бик татулар . Ринат Мингатин да Рифкат абыйсы кебек үк туган җирен бик ярата
Бәйрәм милли көрәшсез уза мени? Көрәш келәме бер генә дә буш тормады. Үсмер малайлар башлаган бәйгене олпат гәүдәле ир- атлар тәмамлады. Бәйрәмнең төп призы- тәкә нәсел җепләре Яңа Әлмәттән булган Алмаз Мостафин җилкәсендә.
Нариман- райондагы иң кече авыл. Заманында 60 хуҗалыгы булган торак пунктта кышын бер кеше яши, җәйләрен 20 ләп ойнең тәрәзәләрендә утлар кабына. Халык авылның торгызылуына өметләнә. Фәрдиевлар һәм аның кебек туган якларын өзелеп яратучылар булганда, Нариман юкка чыкмас шәт
Резеда Гиняева, Тимур Новиков, Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары. Нурлат районы.