Төги авылы җирлегенә караган Олы Батраста Михаил Архангел чиркәвенең 136 еллык тарихы бар. Хәзерге көндә ул ташландык хәлдә. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән менә өченче ел инде храмны яңарту эшләре бара.
Олы Батрас авылында янәдән чиркәү чыңы яңгыраячак. Храмны төзекләндерү эшләре өч ел элек шушы авылга кайтып йөрүче Юрий Рябов тәкъдиме белән башлана. Биредә хәзер бинаның гөмбәзен яңарталар.
Храм түбәсендә еллар дәвамында үлән, кеше биеклегендәге агач-куакларга кадәр үскән була. Өмәләр оештырып булдыра алганча чистарталар. Яңарта торгач, стенадагы изге сурәтләр, фрескаларга кадәр килеп чыга. Могҗиза белән алар бүгенгә кадәр сакланып калган. Авыл башында урнашкан Михаил Архангел чиркәве 1887 елда төзелгән. Совет власте чорында чиркәү ябыла.
Бинаны авыл халкы склад итеп куллана башлый. Бу чиркәү – рус бароккосы стилендә төзелгән.25 ел дәвамында Италия архитекторы һәм җирле халык ярдәме белән җиткерелгән булуы мәгълүм. Төзелеш өчен ташларны куышлыктан пычкы белән кисеп алганнар. Дивар өчен кирпечне исә елга буенда махсус төзелгән заводтан ташыганнар. Цементлы эремә урынына һәр хуҗалык ай саен ун дистә йомырка тапшырган була. Яңартучылар Аллаһ йортының һәр детален саклап калырга тырыша.
Чиркәү торгызылып, олыбатраслыларны үзенә җыяр дип өметләнәбез. Аның элекке мәһабәтлеген кайтару өчен шактый күп тырышырга кирәк әле. Бинаның эчке ягында башкарыласы эшләр дә күп. Шуңа күрә Юрий Рябов изге күңелле иганәчеләрнең ярдәмен көтә.
Әдилә Борһанова, Максим Майоров, Александр Тимофеев, Татарстан яңалыклары, Зәй районы.