Марс Алиев быел да, үзе керткән традициягә тугрылык саклап, Иске Тинчәле авылы мәчетендә зурлап корбан ашы уздырды.
Татарстанның агропромышленность комплексының ветераннар советы рәисе моннан берничә ел элек туган нигезендә мәчет төзеткән иде.
Анда кайткан Татарстан язучылар берлеге әгъзалары авыл мәктәбендә Гомәр Гали музеенда да булдылар.
Иске Тинчәледә Гомәр Гали музее мәдәният үзәге кебек. Авылга кем генә килсә дә туксанынчы еллар уртасында ачылган музейны күрмичә китми. Марс Алиев та кунакларын шунда алып килде. Әле күптән түгел генә анда тагын бер кызыклы экспонат пәйда булган. Гомәр Галиның сөргендә чакта салган йортының, кабер ташының фотолары. Шулай ук музей кунаклары да аны баета торалар.
Балалар шагыйре Рафис Корбан элеккеге коллегабыз “Байрак” район газетасында эшләгән елларында Иске Тинчәленең “Волга” колхозына еш килергә туры килгән. Гомәр Гали музее ачылу тарихы, аның инициаторы Мөбарәк Мусин белән дә танышырга туры килгән.
Аннары Казан кунаклары һәм авыл халкы Марс Алиевның төп йорты урынында төзелгән мәчеттә корбан мәҗлесендә булдылар. Җәлил хәзрәт Фазлыев репрессия корбаннары рухына дога укыды.
Кунаклар һәм җирле халык аннары Яңа Шәйморза авылындагы Марс Алиев үрнәгендә авылларны киләчәкле итү, яшәтү турында әңгәмә кордылар, җылы аралаштылар, вәгазьләр тыңладылар.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары