Багыш авылыннан Марат Шагараев бәхетен читкә китеп эзләми. Туган җирендә кала. Башта аграр көллияттә эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Аннары Каратунда урнашкан МТК “Ак Барс” оешмасының беренче номерлы филиалына килә. Инде менә дүртенче сезон биредә хезмәт итә. Бүгенге көндә Марат техникаларны язгы кыр эшләлернә әзерләүдә катнаша. Әле алай гына да түгел, тәҗрибә үтәргә килгән студент егет Андрей Гыйззәтуллинга да эретеп-ябыштыру серләрен өйрәтә.
Морзалар авылында яшәүче Марс Әминов шиномонтаж цехында эшли. Тракторларның тәгәрмәчләрен төзекләндерә. Үзенә йөкләнгән эшне тиз арада, җиренә җиткереп башкара.
Нияз Галиуллин Әлмәндәр авылыннан. Ул — тәҗрибәле механизатор. 1987нче елдан бирле тракторда эшли. Оешмада 56 кеше эшли. Язгы кыр эшләре, урып-җыю чоры вакытларында аларның саны 100 дән артып китә. Чөнки студентлар да җәлеп ителә. Филиалы ел саен яңа техникалар белән дә тулыланып тора.
Гөлназ Вәлиева, Чулпан Сабирова, Татарстан яңалыклары, Апас районы.