Чирмешәндә яңа яшьләр үзәге эшли башлады. Аны ачуда Марат Җаббаров катнашты. Вице-премьер шулай ук район хуҗалыкларында булды, ә муниципаль Советның хисап сессиясендә киләчәккә үсеш юнәлешләрен билгеләде.
«Чирмешән» кооперативы яңа казылык цехы төзү өчен 2018 ел ахырында грант ота. Заманча җиһазландырылган иркен бинада көнгә бер тоннага кадәр ит эшкәртелә. Барлык җитештерү-хәләл стандартлары буенча.
Биредә казылыкны әле шушы көннәрдә генә ясый башладылар, ә ярымфабрикатлар инде берничә ел җитештерелә. Ашамлыклар республиканың 13 районына таратыла. Марат Җаббаровка авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итү буенча Президент программалары өчен рәхмәт белдерделәр.
Районның барлык сәнәгать, аграр, социаль-мәдәни мөмкинлекләрен күргәзмәдә күрсәттеләр. Төрле милләтләрнең ишегаллары, фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар продуктлары, үзмәшгульләр товарлары.
Район җитәкчесе хисап докладында башкарылган эшләр турында гына түгел, ә борчулы мәсьәләләр турында да сөйләде. Мәсәлән, үлем-китем инде 2 ел артуга таба. Сәламәтлек саклау өлкәсенә игътибарны көчәйтергә ниятлиләр. Авыл хуҗалыгына да анализ ясалды.
Марат Җаббаров агросәнәгать комплексында эш йомгакларын җентекләп сөйләде. Узган ел, катлаулы һава шартларына карамастан республикада 2 миллион 300 мең тонна ашлык, миллион тоннадан артык шикәр чөгендере, 2 миллион тонна сөт җитештерелгән. Чирмешәнлеләргә киләчәктә эшлиселәр күп. Районда уртача хезмәт хакы-уртача республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк.
Республика районнары арасында сез 26 урында. Быелның 1 гыйнварына мөгезле эре терлекләр санының артуы күзәтелә. Муниципалитет ягыннан бу юнәлештә зур ярдәм һәм игътибар күрсәтелә, моны да игътибарга алырга кирәк. Авыл хуҗалыгында актив нәтиҗәле эшләүчеләргә күбрәк ярдәм итәсе иде.
Районда спорт, иҗади үсеш, күпмилләтле мәдәнияткә ярдәм итү белән җитди шөгыльләнәләр. Чирмешәндә тантаналы рәвештә яшьләр үзәген ачтылар. Бинаны капиталь төзекләндергәннән соң, үсеп килүче буынга үз сәләтләрен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр туды.
Тиздән барлык чәчү комплектлары, тракторлар, машиналар кырга чыгарга әзер булырга тиеш. Чирмешән районы игенчеләре үз алларына шушы максатны куеп эшлиләр. Кече хуҗалыкларда, зур агрофирмаларда техника көйләүнең соңгы этабы дәвам итә.
Техниканы, чәчкечләрне, машиналарны чәчүгә көйләү элеккедән әллә ни аерылып тормый. Игенчеләргә эшләү шартлары уңайлырак. «Чирмешән-агро» предприятиесендә җылы ангарлар, күәтле заманча тракторлар, запас частьләрне вакытында сатып алу мөмкинлеге бар. Катлаулы шартлардада да бөртеклеләрдән мул уңыш алырга була.
Тәҗрибәле игенче Илшат Гозәеров шушы көннәрдә республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Тантанадан соң ук эшкә. Техника әзерләүдә һәр деталь мөһим.
Биредә төп техниканы урып-җыюны һәм көзге чәчүне төгәлләүгә үк ремонтлаганнар. Гыйнвар аенда техниканы көйләүне соңгы көннәргә кадәр кичектермәс өчен, яңадан эшкә тотынганнар.
Яңа ел каникулларыннан соң ук механизаторлар эшкә кереште, берничә трактор ремонтланды, бер атнадан без бар төр техниканы әзерләп бетерәбез.
Хуҗалыкта барлык тракторлар һәм комбайннар-яңа, шуңа да капиталь ремонт таләп ителми. Детальләр, мехнаизмнарның төзеклеген кабат тикшерәләр.
Техниканы сыйфатлы итеп әзерләсәң, чәчү дә тиз, сыйфатлы уза. Хуҗалыкта җирләрнең гомуми мәйданы 24 мең гектар. З мең гектарда сабан культураларын чәчәргә ниятлиләр. Басуларга күәтле 12 трактор һәм чәчү комплекслары чыгарга тиеш.
Техниканы язгы кыр эшләренә сыйфатлы итеп әзерләргә кирәк. Тракторлар, агрегатлар ватылмаса, чәчүне тиз арада, яхшы итеп башкарып чыгарга мөмкин.
Һава торышына һәм белгечләр фаразларына караганда, чәчү кампаниясе планлаштырылган вакыттан бераз иртәрәк башланыр дип көтелә. Чирмешәндә моңа әзерләр.
….Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.