Дәүләттән грантлар, субсидияләр, җитештерүчеләрдән – сыйфатлы продукция һәм өстәмә эш урыннары. Узган ел Мамадыш районы аграрийлары республикада лидерлыкны саклап калды. 3 Крестьян Фермер Хуҗалыгы “Агростартап” программасында катнашып, 10 миллион сумнан артык, 6 эшмәкәр 29 миллион сумлык, 1 кооператив 9 миллион сумлык ярдәм алды. Алдагы язмабыз шушы программада катнашып, үз хуҗалыгын булдырган фермер Зөлфәт Шәйдуллинның күркәм эшләре турында.
Зөлфәт Шәйдуллин һөнәре буенча умартачы. Күмәк хуҗалыкта беркадәр эшләгәннән соң, туган авылы Иске Чәбьядә үз эшен ачарга тәвәккәлләгән. Умарта кортларын үрчетә, күпләп сарыклар һәм атлар асрый башлый. 5 ел элек республика программасында катнашып, 200 мең сум күләмендә субсидия алгач, тулаем сөтчелек тармагын сайлый.
Зөлфәт Шәйдуллин, фермер хуҗалыгы җитәкчесе
“Агростартап” программасында Зөлфәтнең хатыны – Гөлзада да катнаша. Гаилә бизнесы өчен сатучы хезмәтен ташларга туры килә аңа. Дәүләттән 2 миллион 400 мең сум күләмендә грант алалар. Бу акча савым сыерларына заманча терлекчелек бинасы нторгызу өчен бирелә. Июль аенда башланган төзелешне тәмамлап та куйганнар.
Гөлзада Шәйдуллина, фермер хуҗалыгы җитәкчесе
Бүгенге көндә Шәйдуллиннар хуҗалыгында 40 баш мөгезле эре терлек бар. Тәүлегенә 230 килограммга кадәр сөт җитештерәләр. Язга таналары да бозауласа, бу сан икеләтә артырга тиеш. Гаилә ай саен уртача 150 мең сумлык продукция сата. Игенчелек товарларын да үзләре җитештерә. 100 гектар җир алган. Аны эшкәртү өчен кирәкле агрегатлар белән комплектланган тракторлары да бар. Кышлату сезонына 600 төргәк печән, җитәрлек күләмдә салам, сенаж тупланган. Ике авылдашларын даими эш урыны белән тәэмин иткәннәр.
Фәнис Мөхәммәтов, Илнур Юнысов, Фаил Шәйхетдинов, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.