Республиканың күп кенә фермерлары авылга дәүләт ярдәме программаларын дәвам итү мөмкинлекләре турындагы яңалыкларны түземсезлек белән көтә. Республика проектлары инде берничә ел эшли. Йөзләгән крестьян-фермер хуҗалыгына булыштылар, ит, сөт һәм башка терлекчелек продукциясен җитештерәләр. Мамадыш фермерлары нияек эшли? Бу хакта киләсе репортажда.
Илназ Габидуллин абыйсы белән бергә 3 ел элек фермер булырга карар иткән. Беренче грантны мөгезле эре терлекләр үрчетүгә отканнар. Бер елдан соң сөтчелеккә юнәлдерелгән тагын бер субсидия алганнар. Хәзер Түбән Сөн авылында 150 башка исәпләнгән сөт фермасы эшли. 3 машина белән сыер саву операторлары эшне тулысынча башкара.
Ашлык үстерү өчен үз чәчүлек җирләре, техникалары бар. Көн саен бер мең ике йөз килограмм сөт савыла. Иң мөһиме-көн саен кулга тере акча керә.
Күрше Катмыш авылында тәҗрибәле белгеч Нияз Шәмсетдинов фермасы тулы куәтенә эшли. 10 ел элек ул туган авылына күченеп кайта, мәчет төзи, чишмәләрне төзекләндерә. Откан грант ярдәмендә заманча сөт блокларын торгыза. Вологда өлкәсеннән 100-дән артык тана кайтарта. Хәзер малларның баш саны ике тапкырга күбрәк.
Көн саен бер сыердан 20 килограмм сөт савыла. Фермер моны чик түгел дип саный. Нияз Шәмсетдинов сүзләренчә, иң зур проблема- барлык яшьләрнең дә авылда эшлисе килми, хәтта яхшы эш хакы да кызыксындырмый.
Авыл хуҗалыгы җитештерүе әкренләп үсә. Нияз Шәмсетдиновның улы-Дамир үзенә ат үрчетүгә башка грант откан. Атлар якында гына. Ә шушы көннәрдә гаилә ит, сөт ашамлыкларын әзерләү өчен кечкенә генә эшкәртү цехын ачарга ниятли.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.