Тәмле суы – тәнгә дәва, челтерәп аккан тавышы күңелгә рәхәтлек өсти. Мамадыш районының Урта Кирмән авылында 2 чишмә төзекләндерелде.Әлеге эшләр үзара салым программасы хисабына яңартылды.
Рәмзилә Әгълиуллинаның һәр иртәсе чиләк-көянтә асып “Татлы су” чишмәсенә сәяхәттән башлана. “Аннан авыз иткәч, үземә көч-куәт алам”, — ул.Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов чишмә территориясендә башкарылган эшләр белән таныштыра. Иң элек өмә ясап тал агачларын, куакларны кискәннәр. Аннан авыр техникалар җир эшләрен башкарган, “Татлы су” юлына вак таш түшәгәннәр. Төзүчеләр өскорма урнаштырган. Авылдагы ике чишмә дә үзарасалым программасы хисабына яңартыла. Бу максатларга 400 мең сум акча тотканнар.
Ә монысы авылның “Әрәмә” чишмәсе. Цилиндрланган бурадан эшләнгән өскормасы кунак өен хәтерләтә. Аны эшләү 170 мең сумга төшкән. “Төзелештән соң авыл тагын да ямьләнеп китте — ди Урта Кирмәндә яшәүче Фәния Мөхлисова.
Шәһәрдә яшәп, бер уч чишмә суын эчсәң иде, – дип, гомер буе авылын сагынып яшәүчеләр дә бар. Ә авыл халкы бу яктан бәхетле: саф сулы чишмәләр кул сузымында гына.Урта кирмән авылы чишмәләре озак еллар авыл халкын сөендереп торсын иде.