Мамадыш районының Катмыш авылында яшәүчеләргә Яңа ел бүләге. Яңа мәдәни-ял итү үзәге ачылды. Ул кыска вакытта «Мәдәният» илкүләм проекты буенча төзелгән. Төзелешкә республика финанславын да исәпкә алып, 34 миллион сум акча тотылган.
Авыл җирлеге башлыгы Илшат Габидуллин бүген Катмышта яшәүчеләрдән җылы рәхмәт сүзләрен кабул итә. Авыл халкы күп тапкырлар яңа авыл клубын төзүне сораган. Элеккесе күптән яраксыз хәлгә килгән була.
Узган елның мартында проект әзерләп, җир әзерләү эшләре башланган, майда нигез салынган. Зур авылда яңа мәдәният учагын торгызу өчен төзүчеләргә бер елдан азрак вакыт кирәк була.
Җирле артистлар, балалар һәм өлкәннәр сәхнәне, спорт корылмаларын сынап карады, китаплар белән танышты. Тиздән биредә театр һәм бию түгәрәкләре, «Ак калфак» республика оешмасының җирле бүлекчәсе булачак, ә иң мөһиме барлык бәйрәмнәрдә бергә җыелырга мөмкинлек туа.
Монда һәркем өчен дә шөгыль табыла. Бильярд өстәле янында ярышырга, китапханәдә китап укырга яки посылка артыннан почтага килергә була. Авыл җирлеге башлыгы кабинеты да шунда урнашкан. Шулай булгач, җирле сорауларны хәл итү өчен дә бирегә киләләр. Катмышта яшәүчеләр иҗади конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашырга әзерләнә, үз талантларын күрсәтүчеләрнең саны арта бара.