Затлы тимераяклар да, махсус формалар да кирәк түгел. Төп атрибут – киез итекләр. Мамадыш районының икътисадый зоналарында итекле хоккей буенча район ярышы башланды. Җиңүчеләр төп кубок өчен, 6нчы февральдә Мамадышта узучы «ЅиппуФЕСТ» Бөтенроссия креатив чаналар фестивалендә көрәшәчәк.
Вадим Шрыков туган ягы – Шәдче җирлегендә итекле хоккей буенча зона ярышлары узачагын белгәч, Казан шәһәреннән үк кайтып җиткән. Авыл мәктәбе янәшәсендәге боз мәйданында киеренке көрәштә катнаша.
Вадим Шрыков, итекле хоккей бәйгесендә катнашучы
Әллә ни кыйммәтле киемнәр дә, затлы тимераяклар да кирәкми бу бәйгегә. Бар да гади генә. Кардан чистартылган мәйдан, капкалар һәм әлбәттә иң мөһим атрибут – киез итегең булу шарт. Әлеге төр уенны хоккей белән футбол арасындарак торган спорт төре дияргә дә, туплы хоккейга охшаш төр дип атарга да була. Һәр команданың составын 5 уенчы һәм бер капкачы тәшкил итә.
Марсель Харисов: «Беренче тапкыр итекле хоккей турнирын узган ел Мамадышта Саннифест кысаларында оештырганнар иде. Зур чарага тагын да ямь өстәде ул. Быел да үткәрергә исәплиләр итекле хоккейны. Бүгенге бәйге шуңа әзерлек булып тора.»
Итекле хоккей буенча район ярышы һәр икътисадый зонада уза. Шәдчегә боз хуҗаларыннан тыш, Көек-Ерыкса, Түбән Шүләңгер, Келәүш җирлекләреннән килгәннәр иде.
Алмаз Гарифуллин, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе
Үз зонасында җиңү яулаган беренче команда булып Шәдче хоккейчылары танылды. Алар 6нчы февраль көнне Мамадышта узучы Санни фест бөтенроссия фестивалендә төп көбок чен көрәшәчәк.
Чулпна Әмири, Илнур Юнысов, Фаил Шәйхетдинов.