Шушы көннәрдә Мамадыш районы Җөри авылындагы «Тырлау» аланында республикакүләм «Питрау» бәйрәме узды. Керәшен мәдәниятен чагылдырган «Питрау» бәйрәменә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 50 меңнән артык кунак җыелды. Этномәдәни үзәкккә әверелгән Җөри авылыннан безнең махсус репортаж.
Питрау – керәшеннәр билгеләп үтә торган иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Халык телендә шундый әйтем йөри. Питрау җитте- җәй бетте диләр.
Питрауны еш кына «кичке Сабантуй»дип тә атыйлар. Чөнки бәйрәм барышында уздырылган уен -чарларның күбесе охшаш. Ат чабышлары, милли көрәш. Әмма«Димче» почмагы Тырлау аланында гына.
Җөри авылында уза торган «Питрау» керәшен мәдәнияте республика фестиваленең кульминацион ноктасы — «Керәшен чибәре»н сайлау .
Тарлау мәйданында тагын бер үзенчәлек — суда уйнау һәм кул белән балык тоту. Бу традиция гасырлар дәвамында сакланып калган. Парламентның Туган телләрне саклау буенча махсус комиссия башлыгы Марат Әхмәтов Питрау бәйрәме белән бик яхшы таныш. Ләкин бу юлы ул бәйрәм нечкәлекләре белән төптән таныша һәм тәэсирләрен уртаклаша.
Питрауның ачылышы рәсми тантана гына түгел. Ул үткән белән бүгенгене тоташтыручы ачык һавадагы тамаша. Зур майдан, милли костюмнар, лаеклылырны бүләкләү тантанасы.Онытылып барган бәйрәм Җөридә туып-үскән , хәйрияче, Татарстанның керәшен оешмасы башлыгы Иван Егоров ярдәмендә 90 нчы еллар ахырында үткәрелә башлады.
Һәр елны Питрау бәйрәмен күреп шаккаткан кунаклар була. Танылган танкчы, Россия Герое Рәсим Баксиков та бәйрәмдә беренче тапкыр. Яшьләр өчен Питрау көн- төнгә алышынганда башлана. Этнобию һәм җыр сәхнәсе гөрли.
Питрау- кавыштыра торган бәйрәм. Яшьләр нәкъ менә шушы көннәрдә үзләренә пар сайлый. Бу көннәрдә корылган гаиләләр бик нык була дип саналган. Гаилә елында гаилә кору икеләтә бәйрәм.
Айрат Гайнетдинов, Ренат Сахибгареев, Татарстан яңалыклары өчен махсус , Мамадыш районыннан