Ит җитештерү 104, сөт җитештерү 110 процентка арткан. Мамадыш районы аграрийлары узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясады. Районның “Шәмсетдинов” крестьян фермер хуҗалыгы базасында семинар-киңәшмә үткәрделәр. Әлеге чарада язгы кыр эшләре белән бәйле бурычлар да куелды. Теманы Мамадыштагы хәбәрчебез Илнур Юнысов дәвам итә.
Виктор Крюков чәчү агрегатын ремонтлау белән мәшгуль. 30 елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы механизатор сүзләренчә, бу эшкә җитди карарга кирәк. “Яхшылап төзекләндерсәң, кырга чыккач ватылып тилмертмәячәк. Үзебезгә эшлисе бит”, — ди сюжет герое.
Түбән Кыерлы авылындагы “Шәмсетдинов” КФХнда тракторлар ремонты да тәмамланып килә. Семинарда катнашкан район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин белгечләргә һәм фермерларга мөрәҗәгать итеп, бу эшне тиешле срокларда сыйфатлы итеп башкару бурычын куйды.
Киңәшмә кысаларында фермерның терлекчелектәге күрсәткечләре белән дә таныштылар. Бүгенге көндә биредә 200 баш савым сыеры исәпләнә. Бер малдан уртача 18 килограмм сөт савып алалар. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренчә, аны сөт бәяләренең түбән булуы борчый.
Районда 2022нче ел нәтиҗәләре буенча, терлекчелек тармагы үсештә бара. Хуҗалыклар 75877 тонна сөт җитештерде. Аңа кадәрге чор белән чагыштырганда үсеш 110 %. Бер сыердан уртача 10023 килограмм продукция алынган.
Бүгенге көндә 37156 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Узган ел аларның баш саны 1845кә артты. Хисап чорында 93945 центнер ит җитештерелде. 2021нче ел белән чагыштырганда, үсеш 104 %. Болар хакында семинарның Катмыш авылы мәдәният йортында узган пленар өлешендә сөйләделәр. Биредә шулай ук хуҗалыкларның машина-трактор паркын яңарту мөмкинлекләре турында да сүз барды.
Киңәшмәнең икенче өлешендә районда мини сөт парклары булдыру хакында сөйләштеләр.
Илнур Юнысов, Алмаз Камалиев, Фаил Шәйхетдинов.