Мамадыш кош ите белән тирә-як шәһәр һәм районнарны да тәэмин итәргә җыена. Бу мөмкинлек “ЭкоПтица” кооперативы тулы көченә эшли башлагач тормышка ашарга тиеш. Әлеге аграр берләшмә дәүләт программалары ярдәмендә төзелде. Биредә продуктларны җитештерүдән тыш, эшкәртү белән дә шөгыльләнәчәкләр. Фермерларның мәшәкатьләрен безнең иҗат төркеме дә күреп кайтты.
Бу – Ылыя авылындагы Роза Тарасова хуҗалыгы. Ул 2 елдан артык кошчылык белән шөгыльләнә. Декабрь аенда Оренбург өлкәсеннән 15 мең данә чебиләр алып кайтып, шуларны үстерү белән мәшгульләр. Шушы көннәрдә тагын ике корпусны кечкенә бройлерлар белән тутырачаклар.
Роза Тарасова хуҗалыгы янәшәсендә шулай ук кошчылык белән шөгыльләнүче тагын ике хуҗалык эшли. Алар һәм якын-тирә авыллардагы 13 шәхси йорт хуҗалыгы “ЭкоПтица” кооперативына берләште.
Моннан 5-6 ел элек ташландык хәлдә булган терлекчелек каралтыларын хәзер танырлык та түгел. Һәрберсенә капиталь ремонт үткәрелгән, корпусларны чебиләр белән тутыралар.
Кооператив төзү өчен дәүләттән 5 миллион сумга якын грант бирелгән. Быел бу акчага кош ите эшкәртү цехын ачарга җыеналар. Кирәкле җиһазларны кайтарганнар инде. Аларны урнаштыралар. “ЭкоПтица” 7 кешене эш урынлы итәчәк. Биредә җитештерелгән продукцияне Мамадыш районыннан тыш, күрше-тирә төбәкләргә дә җибәрергә планлаштыралар.
Илнур Юнысов, Фаил Шәйхетдинов, Татарстан яналыклары, Мамадыш районы.