Иң соң суктырыла торган культураларның берсе: Мамадыш аграрийлары көнбагыш уңышын җыярга чыкты. Быел аны районда ике мең гектарга якын мәйданда үстерделәр. Бөртекләр басудан киптерү өчен ашлык кабул итү предприятиесенә, аннан май ясау заводларына озатылачак.
Илнар Фәлахов әлеге басуга яз көне минераль ашлама кертүдә, кабат көнбагыш орлыгын чәчүдә катнаша. “АПК Азык-төлек программасы” җәмгыятендә 2019нчы елдан хезмәт куючы ир-ат сүзләренчә, көннәрнең яңгырсыз торуыннан файдаланып калырга кирәк: көзге һава торышына ышаныч аз. Механизатор кәефләренең яхшы булуын, уңышның мул чыгуын искәртә.
Быел районда көнбагышны бары тик “АПК Азык-төлек программасы” җәмгыятендә генә үстерделәр. Аның мәйданы 1987 гектарны тәшкил итә. Шуның 990 гектары хуҗалыкның “Нократ” бүлекчәсенә туры килә. 4 төрле сорт чәчелгән иде.
Хуҗалык кырларында әлегә 5 комбайн эшли. Аларның бункерыннан бөртекләрне ташуга прицеплы 5 автомашина беркетелгән. Җитәкчелек тагын өстәмә техника җәлеп итәргә планлаштыруларын да әйтте. Басудан уңыш 19 процент дымлылык белән озатыла.
Быел “Нократ” бүлекчәсе хезмәтчәннәре бөртекле культуралардан рекордлы уңыш җыеп алды. Язгы бодай гектарыннан 66, арыш 56, арпа 50, көзге бодай 46 центнер уңыш бирде.