Татарстан- терлекчелек продуктларын җитештерү буенча илдә киләчәктә дә алдынгылыкны саклап кала алырмы? Малларны кышлату ничек башланды, азык җитәрлекме? Көзге ярминкәләр кайчанга кадәр дәвам итә?
Татарстан радиосының чираттагы иртәнге туры эфиры, бу һәм башка актуал сорауларга багышланды.Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, барысы турында да тәфсилләп сөйләде, шулай ук терлекчелектә эшне башлап җибәрүче фермерларны, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга да җавап бирде.Без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.