Быел авыл хуҗалыгы өчен уңай килгән шартларда республикада терлекчелек продуктларын җитештерү нинди дәрәҗәдә сакланды? Малларга кышка күпме азык запасы, фермалар, каралты-кура ничек әзерләнде? Республикада көзге ярминкәләр ничек башланып китте?
Татарстан радиосының иртәнге эфиры терлекчелектәге актуаль мәсъәләләргә багышланды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Ленар Гарипов терлекчелек тармагының хәзерге торышына аңлатма бирде, эшне яхшырту юлларына тукталды. Без дә студия кунагына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.