Быел авыл хуҗалыгы өчен уңай килгән шартларда республикада терлекчелек продуктларын җитештерү нинди дәрәҗәдә сакланды? Кайсы районнарда алга китеш күзәтелә? Малларга кышка азык запасы әзерләү, терлекчелек каралтыларын төзекләндерү-җиһазлау ничек бара?
Татарстан радиосының иртәнге эфиры терлекчелектәге актуаль мәсъәләләргә багышланды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча министр урынбасары Ленар Гарипов авылда бизнесны башлап җибәрү һәм уңышлы дәвам итү буенча радиотыңлаучыларны борчыган сорауларга аңлатмалар да бирде. Без дә аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.