Республикабызда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшенә кушылучылар арта бара. Шушы көннәрдә генә, Актаныш районы икенче тапкыр хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатты. Битараф булмаган, игелекле кешеләрнең ярдәме турында алдагы язмада.
Йөздән артык ир — егетен хәрби хәрәкәткә озаткан Актаныш районы инде икенче тапкыр гуманитар ярдәм юллый. Яңа ел алдыннан халык ярдәме белән җыелган әйберләр Украинага илтеп тапшырылган иде. Бу юлы янә бер Камаз белән егетләргә кирәк — яраклар илтәләр.
Алмаз Кашаповның гуманитар ярдәм илтүдә беренче генә катнашуы тугел. Руслан Ханов белән алар инде кабат юлга кузгала. Әлеге эшкә үз теләкләре белән алынганнар.
Гуманитар ярдәм озату чарасы яшьләр үзәге каршындагы мәйданда узды. Мобилизацияләнгән егетләрнең туганнары әлеге ярдәмнең аларга барып җитеп, якыннарының исән — имин әйләнеп кайтуларын теләде.
Гуманитар ярдәм белән бергә егетләргә Уаз машинасы да юллана. Вәсим Вахитов ярдәме белән район җитәкчелеге егетләргә әнә шундый саллы ярдәм күрсәтә. Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов әлеге ярдәмнәрне җыюда катнашкан һәммә кешегә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Алия Галиуллина, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.