Республикабыз тарафыннан даими рәвештә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Берәүләр гуманитар ярдәм өчен көндәлек кирәк-яраклар җыюны оештырса, икенчеләре җыелышып токмач кисә, җылы оекбашлар бәйли. Бу әйберләр исә махсус штабта тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. Буа раойны халкы да әлеге изге эштә бик актив. Теманы Буадагы хәбәрчебез Рөстәм Әхмәдуллин дәвам итә.
Алших авылында яшәүче солдат әнисе СВОда катнашучылар өчен коры ашлар әзерли башлады. Галина Зиновьева улын махсус хәрби операция башлангач ук СВО зонасына озаткан иде. Хәзер аннан саран хәбәрләргә юанып яши. Көннәрдән бер көнне әни хәрбиләр өчен коры ашлар ясый башларга уйлаган. Бу – фронтка яңача ярдәм. Хатын-кызларның эшен хәбәрчебез дә күзәтте.
Галина Николаевна өй шартларында коры ашлар әзерләү мөмкинлеге турында беренче тапкыр социаль челтәрләрдән күреп белә. Үзе дә шул идея белән яна башлый. Хәер моңа кадәр дә хатын окоп шәмнәре, коры душ өчен материаллар җыюда катнаша иде. Ә хәзер кухнясында тулы бер җитештерү ачты. Шунда ук ярдәмгә килүчеләр дә табылды – күршеләр, танышлар. Авылдашы Зинаида Архипова да буш вакыты булган саен булышырга чаба.
Коры ашны әзерләү өчен хуҗабикә бакчасында үскән яшелчәләрне киптерә. Шунда өйдә басып кискән токмачны куша. Һәм барысын да пакетларга тутыра. Соңгы вакытта хәтта экспериментлар да ясап караган – хәзер токмачны лаваштан ясый. Болай тәмлерәк тә килеп чыга, ди.
Бүген Галина Зиновьева район буенча фикердәшләр эзли. Җитештерүне тагын да үстерергә, ә әзер “паекларны” СВО зонасына тизрәк җибәрергә тели.
Солдат әнисе уйлавынча, алар кулы белән ясалган коры ашлар егетләргә өй җылысын китерер иде.