Мөслим районына Германиядән мең биш йөз нәселле сыерлар алып кайтканнар. Алар яңа төзелгән фермада асрала. Киләчәктә маллар санын арттырырга, сөтчелек тармагының нәтиҗәлелеген күтәрергә ниятлиләр. Тулырак киләсе репортажда.
Малларны алып кайту сәфәрпе бер атнага сузылган. Әлбәттә инде, сыерларга яңа урынга, яңа шартларга ияләшү дә җиңел түгел. Мал табиблары да, башка белгечләр дә даими күзәтүдә тоталар.
Сыерлар Германия, Польша, Россия төбәкләре буйлап шактый юл үткән. Юлда тукталышлар да күп булган. Ә машина йөртүче көтүче вазыйфасын да башкарган. Сәфәр барышында малларның хәлен гел тикшереп торганнар.
Машина йөртүче Сергей Миронов: «беренче тапкыр төягәндә, аларга кыенрак булды. Ияләшә алмадылар. Ә тукландыргач, акрынлап күнегә башладылар. Вакытында тукландыргач, су эчергәч, тынычланалар.»
Германиядән кайтарылган сыерлар өчен Мөслим районында бик зур мәйданчык әзерләгәннәр. Голлштин токымлы сыерлар бер ай дәвамында карантинда булачаклар.
Сыерларны кайтаруда Иван Гончаровның ярдәме зур булган. Ул инде дистәләрчә ел дәвамында Россия буенча терлекләрне ташу белән шөгыльләнә. Быел Иван «Россия лидерлары» конкурсының супер-финалисты да булган.
Россия лидерлары конкурсы супер-финалисты Иван Гончаров: «без башта Германиядә терлекләрне сайлап алуны оештырабыз. анда карантин ясала, кирәкле процедуралар ясала. Шуннан соң Россиягә алып кайтабыз.»
Сыерлар яңа климатка ияләшкән арада, фермерлар яңа ябык мәйданчык әзерлиләр. Сыерларның мондый токымы мул сөт бирә. Шулай итеп, Мөслим терлекчеләре тагын берничә айдан сөтчелек тармагындагы күрсәткечләрен яхшыртырга ниятлиләр.
Айнур Вәлиәхмәтов, Илдар Галәветдинов, Динар Зиннәтулин, Татарстан яңалыклары, Мөслим районы.