Мөслим эшмәкәренең телеңне йотарлык каклаган казы, Казан чәк-чәге, баллы Сабантуй торты…
Татарның бренды булган әлеге ашамлыкларга, милли сувенирларга ихтыяҗ арта.
Татарстан радиосының турыдан-туры эфиры милли марка белән ашамлыклар, товарлар җитештерү, гомумән хәзерге базар шартларында кооперация системасын үстерүнең мөһим мәсъәләләренә багышланды. Студия кунагы — Татарстан Республикасы Милли сәүдә маркасы предприятиесе генераль директоры Илсур Сафиуллин безнең дә берничә сорауга җавап бирде.