Илле еллап хезмәт иткән мәдәният йорты бинасы төзекләндерүдән соң, өр-яңа тетар бинасы әйләнәчәк. Объектны үз вакытында эксплуатациягә тапшыру өстендә 100дән артык кеше көч куя. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә урындыклар булу күздә тотыла. Үзгәртеп кору эше нинди стадиягә җиткән һәм файдалануга кайчан тапшырылачак, киләсе материалда тулырак.
Фирүзә Мошкова штукатур-буяучы һөнәрен ул мәктәпне тәмалагач, Буадагы махсус уку йортында ала. 15ел эчендә күп кенә объектларны бизәүдә катнашкан.
Төзекләндерү эшенә монтажчылар, бизәүчеләр, монолитчылар, металлистлар, түбә ябучылар һәм башкалар җәлеп ителгән.
“Хәзерге вакытта буя өчен хәзерлек эшләре бара. Бүген 50кеше эшли. Дизайнерлар белән килешеп, диварларны нинди төскә буяуны хәл итәбез.”
Бинаны Казаннның “Стройинжеринг” фирмасы реконструкцияли. Финанс Россия һәм республика бюджетыннан. Төзекләндерүдән соң мәдәният йорты бинасы шактый киңәячәк, 9 м озынлыкта янкорма өстәп салынган. Монда 42 артистка грим бүлмәсе, заманча әйләнмәле сәхнә, җылыту һәм суыту системалары –бар да өр-яңа технологияләр буенча эшләнелгән.
Сәхнәдәге утлар, пәрдәләр,дикорацияләр-барлык эшләр дә механик рәвештә башкарылачак. Электриклар инде соңгы башкаралар.
Бинада янгын куркынычсызлыгы буенча, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә шартлар тудырылган. Махсус ял итү урыннарында музей, буфет эшлиячәк.
Төзүчеләр театр бинасын планда каралган срокта гамәлгә ашырылуын искәртәләр. Ул шәһәр көнендә булыр диеп көтелә.