Әлки районы үзәгеннән ерактагы Юхмачы авылында яңа авыл Советы бинасы ачылды. Татарстан Дәүләт Советы рәисе шушы вакыйгада катнашты, шулай ук заманча балалар бакчасында булды, кешеләр белән аралашты.
Балаларны кече яшьтән туган телләрендә аралашырга өйрәтәләр, милли рухта тәрбиялиләр. Базарлы Матак авылының «Каенкай» балалар бакчасында сабыйлар өчен махсус белем бирү программасы гамәлдә. Быел инде икенче тапкыр коллектив иң яхшы күп телле балалар бакчасы буларак грант алган. Шунысы сокландыра, төрле милләт балалары саф татар телендә әкиятләр уйный.
Тәрбиячеләр балаларга һәрьяклы үсеш кирәк, дип саный. Нәниләр белән психологлар, логопедлар, физик тәрбия инструкторлары шөгыльләнә. Юл – транспорт имгәнүләреннән саклануга өйрәтү-аерым юнәлеш. Юлларда иминлек нигезләрен ныклап өйрәтәләр.
Балалар парламент рәисенә беренче уңышларын бик теләп күрсәттеләр. Ә әти — әниләренең уңышлары һәм бурычлары турында сүз муниципалитет активы белән очрашуда барды. Бөтен нәрсәнең нигезе-агросәнәгать комплексы. Корылык шартларында да бөртеклеләрнең бер гектарыннан уртача 16 центнер ашлык җыеп алынган. Тармак буенча уртача хезмәт хакы 27 мең сум. Гомумреспублика аграр рейтингында район 16 нчы урында тора. Берничә позиция буенча призлы урыннарда.
Шунысы мөһим, президент карары белән башланган республика программаларын үтәүне дә туктатмаганнар.
Алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәясәтен, карарларын хуплап эшлиләр. Федераль хөкүмәт билгеләгән юнәлешләрне яклыйлар. Авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертәләр, мул уңыш үстереп, үзләрен дә тәэмин итәләр, ашлыкны республикадан чит төбәкләргә дә чыгаралар.
Юхмачы авылы халкы өчен шатлыклы көн. Авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Аны төзү өчен 4 ай вакыт кирәк булган. Һәр кеше бирегә үзен борчыган, кызыксындырган теләсә нинди сорау белән килә, авылдашлары белән аралаша ала. Республикада 5 ел эчендә 56 шундый бина төзелгән, 224е капиталь ремонтланган.
Дмитрий Второв, Эдуард Мөхәммәтҗанов,Татарстан яңалыклары, Әлки районы.