Әлки районы игенчеләре дә уракка кереште. Быел игеннәр иртәрәк өлгерде, шуңа уракка да гадәттәгедән алдарак тотындылар. Бөртекнең дымлылыгы комбайнчыларга кырларга чыгарга мөмкинлек бирә.
«Юго-Восточное Алькеево» хуҗалыгының сөрүлек җирләре 14 мең гектардан артык. Бу мәйданнарда көзге һәм язгы культуралар, шулай ук көнбагыш, күпьеллык үләннәр чәчелгән. Аграрийлар уңыш мул булмас, диләр, Шулай да, хәзер ашлыкны барлык технологияләрне үтәп, югалтуларсыз җыеп алуның мөһимлеген яхшы аңлыйлар.