Югарылашчылылар зурлап авыл бәйрәме оештырдылар. Авыл уртасындагы мәйданда күңел ачулар, уеннар һәм Казан артистлары.
Кунаклар күпләп кайттылар. Читтә яшәүчеләр өчен авылдашлар белән белән бер күрешеп, чөкердәшеп утыру бик тансык. Шушы авылдан чыккан Ринат Хәсәнов, мәсәлән, Бөгелмәдән кадәр гаиләсе белән кайтып төшкән. Бу бәйрәм аңа аеруча кадерле. Чөнки ул беренче тапкыр ике меңенче еллар башында аның әтисе Зариф Хәсәнов инициативасы белән үткәрелгән булган.
Авыл бәйрәмнендә иң өлкәннәрне, яшь гаиләләрне, спонсорларны сәхнәгә чакырып бүләкләү традициясе яши. Бу юлы да шулай булды. Соңгылары арасында шушы авылда туып-үскән Хәйдәр Галиуллин да бар иде. Ул авылдашларына шәп концерт, бүләк итте.
Авылдашлар рәхәтләнеп уеннарда да катнаштылар, күңел ачтылар. Икенче бәйрәмне озын тәнәфесләр ясамыйча оештырырга сүз куештылар.
Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.