18 июньнән 20 июньгә кадәр Питрәч районында «Әлбәдән» хәрби уеннары уза.
Фестиваль Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның кече ватанында уза. Аның туган авылында Брест крепостеның хәрби вакыйгаларын реконструкцияләү эшләре бара. Масштаблы чара өчен Брест крепостеның Көнчыгыш форты декорацияләре төзелгән, 30 берәмлек хәрби техника һәм авиация китерелгән. Сугыш еллары биюләре, кыр кухнясы, десантчылар һәм парашютчылар чыгышлары була, ачык һавада музей эшләячәк. Реконструкцияне оештыручылар мондый шартлар тамашачыларга ул чордагы атмосферага чумарга ярдәм итәр, дип ышана.
Фестиваль кунаклары өчен 100 чатырга кэмпинг оештырылачак. Хәрби уеннарга баручылар өчен автобуслар бирелә. Рейслар Көнчыгыш вокзалыннан иртәнге сәгать тугызда кузгала.